Азнакайның “Җанашым” коллективы – халыкара фестиваль лауреаты
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның “Җанашым” коллективы – халыкара фестиваль лауреаты

Азнакайлылар “Халык җәүһәрләре” фестивалендә чыгыш ясады

 Шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Россиянең атказанган “Җанашым” халык иҗаты коллективы “Халык җәүһәрләре” халыкара фестиваль-конкурсында зур уңышка иреште.

Коллектив жюри карары белән лауреат исеменә лаек булды һәм Казанда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә гала-концертта чыгыш ясады.

– Фестивальдә Россия төбәкләреннән тыш, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия кебек чит илләрдән килгән коллективлар да күп иде. Шушындый чарада катнашып, зур уңышка ирешү – коллектив өчен зур горурлык, – ди коллектив җитәкчесе , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Шәрәфиева.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев