Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда оста куллар очрашты

Гимназиядә “Минем беренче проектларым” дип аталган республика семинары оештырылды

Анда республикабызның биш районыннан төрле буын вәкилләре катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар. Гаилә елына багышлап уздырылган әлеге чарада шәһәребезнең 6 нчы
һәм 12 нче территориаль-иҗтимагый үзидарәләренә караган җирлекләрдә яшәүчеләрдә актив катнаштылар, кул эшләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

Гөлчәчәк һәм Виктор Петровлар гаиләсе чарага килүчеләрне үзләренең уңган-булганлыклары белән таң калдырдылар. Аларның агач эшләнмәләренә сокланмаган кеше калмады. Алар һәр район вәкиленә уклау һәм үлән чәе бүләк иттеләр. Үлән чәен дә үзләре әзерли Петровлар.

Хатирә Вәлиуллина бәйләгән букчалар да искиткеч иде. Ә менә Дилбәр апа кунакларны үзенең чигүләре белән шаккатырды. ТОС рәисләре Рәсимә Зәки кызы – “Әбием мендәрләре” буенча мастер- класс үткәрде, каз мамыгы сыдыру йоласын һәркем яратып кабул итте; Гөлфия Ләбип кызы йоннан эшләнмәләр ясап күрсәтте. Төрле районнардан килгән кунаклар да, азнакайлылар да бу көнне рухи азык тупладылар, ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев