Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Районның Үзәк китапханәсендә якташыбыз, олпат шагыйребез Илдус Гыйләҗевне искә алу кичәсе үтте.

“Моннан биш ел элек безнең арабыздан китеп барган якташыбыз, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улының бар тормышы - хезмәте, иҗаты район белән бәйләнгән. Кендек каны тамган, үз җиренә тугъры калган. Соңгы сулышына кадәр шушы җирдә бар көчен, талантын биргән Илдус абыебызны искә алырга аны хөрмәт иткән, якыннан белгән каләмдәшләре, дуслары килгән иде,” – дип хәбәр итә Азнакай төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре, штаттан тыш хәбәрчебез Гөлфия Мостафина.

Китапханә мөдире Зөлфия Исламова кичәгә килүчеләрне сәламләп, биредә катнашулары өчен рәхмәтләрен җиткереп, очрашуны ачып җибәрде.

Китапханәче, шагыйрә, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын искә алып үтте. Китапханәче Ләйсән Габидуллина Илдус Гыйләҗевның йөрәкләргә үтеп керердәй хисле, төпле фикерле шигырьләрен укыды, ә Азнакай төбәк тарихын барлаучы Марсель Гарипов озак елларга сузылган иҗади дуслыклары, Илдус абый белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләп китте.

Искә алу кичәсендә "Урманай" китабын бергә әзерләгән каләмдәшләре, авыл китапханәчеләре, шулай ук "Гөлстан"чылар, район Узәк һәм балалар китапханәсе, музей хезмәткәрләре тирән истәлекләре белән бүлештеләр. Композитор Резеда Гыйләҗева әти-әнисе турындагы истәлекләрен сөйләп, Азнакай авылларына багышлап язылган җырларын да башкарды. Шулай ук шагыйрьнең иҗат кичәсендә төшерелгән видео язма да тәкъдим ителде.

“Заманында комсомолда, партиядә эшләгән, район хуҗалыкларын тиешле югарылыкта тоткан, җитәкләгән, инде шагыйрь булып та танылган Илдус Гыйләҗевны район халкы гына түгел, республикада да белделәр, таныдылар, яраттылар. Шагыйребезнең һәр чыккан шигырьләр китабында, 2020 елда нәшер ителгән "Яшәү - сөю" дип исемләнгән аның турындагы истәлекләр җыентык китабында республика җитәкчеләре, язучы - шагыйрьләре ихтирам сүзләре язар идеме? Һәр кешене уйландыра ала торган, "күктән җиргә төшерә" белгән үзе гади дә, туры сүзле дә булган Илдус Гыйләҗевның иҗаты мәңгелек булырга тиеш,” – дип тәмамлады Гөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев