Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда әниләрне зурладылар

Район-шәһәр Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Иң җылы, иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Әниләр көне белән гүзәл затларыбызны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

— Безгә тормыш бүләк итеп, бүген дә җан җылыгызны кызганмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, әниләребез! Кеше ничә яшьтә булуына карамастан, әни назына, аның җылы карашына мохтаҗ. Аларны кадерләп, һәрвакыт игътибарлы һәм ихтирамлы булсак иде. Бүген Азнакайда «Аңа даны» медаленә лаек булган 40тан артык райондашыбыз гомер итә. Күпбалалы әниләргә, бүген илебез сагында торучы батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәтләрнең иң зурысы, — диде район башлыгы. 

Бәйрәмне дәвам итеп, Марсель Шәйдуллин биш бала тәрбияләгән Эльвира Кәримовага, Фәйрүзә Нарзуллаевага, Гүзәл Хәсәновага «Аңа даны» медален тапшырды. 

Тамашачылар «Нечкәбил» ана матурлыгы һәм гаилә республика конкурсында катнашып, район данын яклаган Закировлар гаиләсе чыгышын да алкышларга күмде. Лия Закирова анда «Иң назлы Нечкәбил» исеменә лаек булды. 

Әниләр бәйрәме җыр-бию, нәфис сүз һәм җылы теләкләр белән үрелеп барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев