Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай музеенда балалар «Дуслык беләзеге» үрделәр

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Элек - электән дуслык бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Әби - бабайларыбыз да ул турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр, мәкальләр әйтеп калдырган. Әлеге сыйфат кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре булып санала.

Күптән түгел Азнакай Төбәкне өйрәнү музеенда балалар өчен «Дуслык беләзеге» дигән күркәм чара узды. Биредә әнә шул асыл сыйфатларның берсе - дуслык турында сүз барды.

"Мәктәп укучылары үзләренең иптәшләренә, гаиләдәге якыннарына дип төсле җепләрдән "Дуслык беләзеге" үрделәр. Әлеге эш балаларның бер - берсенә булган игътибарын, кул бармакларының хәрәкәтен дә көчәйтә. Соңыннан кызлар - малайлар беләзекне бер-берсенә бүләк тә иттеләр," - дип хәбәр итә  музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев