Габдулла Тукай әдәби музеенда XXV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
25 нче тапкыр үткәрелүче әлеге әдәби бәйгегә илебезнең 12 төбәгеннән 78 катнашучыдан поэзия, проза, драма номинацияләрендә 342 әдәби әсәр кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Идел» яшьләр үзәге оештырган бәйгедә Чалпы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илгизә Маннанова “Поэзия” номинациясендә (14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар) II дәрәҗә дипломга лаек булды (фәнни җитәкчесе – Энҗе Зәкиева).
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев