Азнакай шәһәренең 18 нче "Улыбка" балалар бакчасында Сабан туе бик тә күңелле узды.
18 нче "Улыбка" балалар бакчасында Сөрән сугу йоласын зурлап, матур итеп уздырдылар. Бәйрәм башында бакчада тәрбияләнүчеләр уйнап-җырлап, һәр мәйданчыкка кереп бүләкләр җыйдылар.
“Сабантуе милли уеннарга һәм бизәкләргә бай бәйрәм. Балалар көянтә белән су да ташыдылар, капчык киеп тә йөгерделәр, шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күңел ачтылар”, - ди балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Резида Шәрифуллина.
Халкыбызның матур йолаларын торгызу, аларны саклауда балалар бик теләп катнаштылар.
Нет комментариев