Азнакайда планерлар очырту буенча ярышлар узды - ФОТО
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда планерлар очырту буенча ярышлар узды - ФОТО

Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәге базасында авиомодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар арасында планерлар очырту буенча муниципаль ярышлар узды.

Ярышларның дәрәҗәле кунагы, педагог-ветеран Рәфис Арысланов ракеталар ясау буенча мастер-класс бирде һәм ачык һавада аларны һавага очырып күрсәтте.

Кечкенәләр төркемендә беренче урынны – Тимур Канищев, икенче урынны – Камил Гыйздәтуллин, өченче урынны  Марсель Зиннәтуллин алды.

Урта төркемдә беренчелекне Артур Мирошниченко яулады. Икенче урында – Фирзәт Гатауллин, өченче урында – Артем Артемьев.

Җиңүчеләр республика ярышларында катнашчак.


Нет комментариев