Азнакайлылар Бөтенроссия фәнни конференциядә сынатмады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайлылар Бөтенроссия фәнни конференциядә сынатмады

Казанда узган Н.Лобачевский исемендәге IX Бөтенроссия фәнни конференциядә азнакайлылар да катнашу бәхетенә иреште

Аларның һәрберсе үз секцияләрендә тикшеренү эшләрен яклады. Нәтиҗәдә Актүбәнең 1 нче мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Кира Федотова “Геология” юнәлеше буенча өченче урынга лаек булды (җитәкчесе – З.Шәмсетдинова).

Гимназиядән 11 нче сыйныф укучысы Динислам Хаҗиев (Ч.Ибраһимова) һәм 6 нчы сыйныф укучысы Камилә Кәлимуллина (Ф.Хөсәинова)   “Татар теле һәм татар әдәбияты” юнәлеше буенча икенче урынны алдылар.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев