МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда мәктәп укучыларын «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар

1-20 ноябрьдә Учи.ру онлайн-платформасында 1-9 сыйныф укучылары өчен «Имин юллар» олимпиадасы оештырыла.

Олимпиада укучылар һәм ата-аналарның юл хәрәкәте хәвефсезлеге юнәлешендә белемен  арттыруга юнәлтелгән. 

Олимпиадада катнашу – бушлай. Тулырак мәгълүмат белән https://dorogi.uchi.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Барлык катнашучыларга да сертификатлар, җиңүчеләргә – грамота һәм дипломнар биреләчәк. 

Мероприятие «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.


Нет комментариев