“Әлмәт” иҗтимагый үзәгендә “Киләчәк образы” Бөтенроссия белем бирү проекты һәм “Татнефть” хәйрия фонды оештырган чара узды.
“Углерод эзен ничек киметергә һәм глобаль җылынуга ничек юл куймаска?” ток-шоу форматында республиканың 7 районыннан мәктәп укучылары чемоданнар рәвешендәге тикшеренү арт-объектларын тәкъдим иттеләр. "Азнакай шәһәре гимназиясе" 8 а сыйныф укучылары үзләренең уй-фикерләре белән бүлештеләр, сорауларга җавап бирделәр. Азнакай шәһәренең 2 нче, 3 нче , 4 нче, 5 нче, 6 нчы, 7нче урта мәктәбе укучылары туры эфирга кушылдылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
Нет комментариев