Бишенче сыйныф укучылары арасында кошлар турында викторина һәм “Иң яхшы оя” бәйгесе узды.
Җиңүчеләрне Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Эльза Вәлиева бүләкләде.
“Балалар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар. Аларга матур-матур оялар ясаганнар. Бу чарадан соң табигатькә саграк карый башларлар дип уйлыйм”, - ди Эльза Вәлиева.
Нет комментариев