Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Ел укытучысы» бәйгесенең зона этабы узачак

    Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы районнарыннан 24 педагог катнашачак.

    30-31 гыйнварда Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2019» бәйгесенең зона этабы узачак.

    Районыбыз данын “Ел укытучысы” номинациясендә 5 нче урта мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Мөхәммәдъярова һәм гимназиядән математика укытучысы Альбина Гобәйдуллина; “Татар теле буенча иң яхшы укытучы” номинациясендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Резеда Гәрәева; “Педагогик дебют” номинациясендә 5 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Динарис Вәлиев яклаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: