Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда сөрем газы һәм мошенниклар куркынычлыгы буенча онлайн дәрес үтте

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин мәктәп укучыларына онлайн дәрес үткәрделәр

— Мошенничествоның күптөрле ысуллары бар, бүгенге көндә өлкәннәр генә түгел, урта һәм яшь буын кешеләре дә алдалана. Сөрем газы белән агулану профилактикасын үткәрү шулай ук көн кадагында. Шуңа күрә, балалар, без сезнең белән онлайн дәрес үткәрергә булдык — үзегез дә куркынычсызлык чараларын белеп калыгыз, әти-әниегез, әби-бабагызга да аңлатыгыз. Шулай гына без бу мәсьәләне чишә алабыз, — диде Айдар Шәмсетдинов.

Сөрем газы белән агулану һәм мошенниклардан алдану очраклары алга таба артмасын, һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотсын өчен профилактик әңгәмәгә район эчке эшләр бүлегеннән участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Илнур Авзалетдинов һәм Азнакай газ хезмәте мастеры Фирүзә Баһаветдинова да чакырылдылар.

— Әгәр сезгә билгесез кеше элемтәгә чыгып, теләсә нинди сәбәп белән акча күчерергә, телефонга килгән кодны әйтергә һ.б. кушалар икән, тыңламагыз. Интернет кибетләрдә дә саклык кирәк: шәхси кабинетта банк картасының реквизитларын сакламагыз, сорасалар, әйтмәгез! Интернетта шомлы сайтларга кермәгез, — диде Илнур Авзалетдинов.

Фирүзә Баһаветдинова табигый газ турында чыгыш ясады, сөрем газының кешегә тәэсир көче турында сөйләде һәм газ җиһазын куллану кагыйдәләрен бозмаска киңәш итте.

Айдар Шәмсетдинов шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга да өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев