Азнакайда әти-әниләр имтихан тапшырдылар
Бүген шәһәрнең 5 нче мәктәп базасында «Әти-әниләр белән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру» Бөтенроссия акциясе үтте.
- Аның максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен һәм имтиханнарның ничек үтүен күрсәтү, - ди муниципаль координатор Миләүшә Галимҗанова.
Имтихан тапшыру чарасында әти-әниләр белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, «Россия пенсионерлары берлеге» Бөтенроссия оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зөфәр Әхмәтов, Азнакай районы хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Надежда Юдина, иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев