Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

Карамалы авыл җирлегенә кергән Октябрь Бүләк авылы оешуга быел 100 ел тула.

Әлеге уңайдан 21 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә авылда тантаналы чара уздыру күздә тотыла.

Очрашу барышында озак еллар туган авылы колхозында бригадир булып эшләгән Әнәс ага Гадыев истәлеген мемориаль такта да ачылачак. Бәйрәмнең төп өлеше авыл мәчете янәшәсендә дәвам итәчәк. Анда гасыр яшьтәше булган авылның үткәнен һәм бүгенгесен, аның уңган халкын яктырткан “Чагыллы Октябрь Бүләк” китабын тәкъдим итү дә уздырыла.

Барлык авыл халкын, читтә яшәүче якташларны, кунакларны әлеге күркәм бәйрәм чарасына көтеп калалар. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев