Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе - сиңа!

.

Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, иман иңдерүче кеше – ул Әни. Әниебез булу белән без бик бәхетле.

Чубар Абдул авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әниебез Мәгъдиева Гөлзирә Сәхипҗан кызын 29 март көнне олы юбилее – 85 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әни, әнкәебез! Без сине, барыбыз бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Әнкәй. Безнең туган йортыбызның яме бит син!

Яшә әле һич тә картаймыйча,
Шат күңелләрең белән гомер ит!
Гөлгә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Сәламәтлек юлдаш булсын,
Йөзгә чаклы яшә көчеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев