Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олы юбилеең белән!

Урман куенына сыенып утырган, чишмәле, болын-әрәмәле гүзәл табигатьле Таллы Бүләк авылында туып, Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез Шиһапова Флюра Галимҗан кызына 30 декабрьдә 75 яшь тула.

Син безнең өчен иң ягымлы, иң яхшы әни, әтиебез өчен яраткан тормыш иптәше, оныкларыңның, оныкчыгыңның яраткан әбисе дә.

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлеп яши беләсең син. Безне дә үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның һәм тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең, бугенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы изге зат.

Әниебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт әйтәбез, Аллаһның рәхмәте яусын. Алдагы гомер юлларыңны, сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлар белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә бүгенгедәй мул, җитеш, әти белән тигез тормышта балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын, туганнарыңның, кода-кодагыйларыңның шәфкатен, ихтирамын һәм игътибарын тоеп тынычлыкта, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәм оныкчыгың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев