Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Кадерле сеңлебез, апабыз Латыйфуллина Нәзирә Шаһадәт кызы 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.


Нәзирәбез ямьле Ык буенда урнашкан Бакалы районы Урманай авылында туып-үскән кыз. Югары Стәрле авылында килен булып төшүенә дә быел 30 ел була. Педагогия институтын тәмамлап, күп еллар Югары Стәрле һәм Сарлы мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятен укытты. Бүгенге көнне Югары Стәрле китапханәсендә китапханәче булып хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт эшен җиренә җиткереп башкара, чисталык-пөхтәлектә аңа тиңнәр юк! Һәрбер кеше белән уртак тел таба, ул уздырган кичәләргә авылдашларыбыз бик теләп йөриләр.
Тормыш иптәше Рәсим белән бик тә уңган балалар тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә кызлары Чулпан гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, уллары Рамазанның нефть институтын тәмамлаган көне.
Нәзирәгә ныклы сәламәтлек, эшендә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез!

 

Иң изге теләкләр белән: Нәҗибә-Фәнил, Марсель- Василә, Салават- Резедә, Азат-Энҗе һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев