Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Шиһапова Флюра Галимҗан кызын күркәм юбилее белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Сабыр холыклы, ярдәмчел, туган җанлыклы, мәрхәмәтле син. Бар гомереңне мәгариф өлкәсендә балаларга белем бирүгә багышладың, абруйлы җитәкче булдың. Хезмәтеңне «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Татарстанның һәм Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгеләре, “Хезмәт ветераны” медале һәм Мактау грамоталары бизи. Шулай ук җәмәгать эшләрендә актив катнашып, күп төрле медальләргә лаек булдың.

Үзеңнең бай тәҗрибәң туган авылың Таллы Бүләкнең оешуына 100 ел тулуга багышланган “Таллы Бүләгем күңелем түрендә” китабын язуга материал туплауга да зур өлеш кертте.

Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы- хәсрәтсез көннәр насыйп итсен. Факил белән тигезлектә, балалар, оныкларның кадерлесе булып, бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын.

Сиңа зур ихтирам белән: Латыйфуллиннар һәм Халиковлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев