Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле Айдар Фәндәсович!

Сезне ихлас күңелебездән матур юбилеегыз  – 50 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәбез!

Гомерегезне районыбыз  үсешенә багышлап   зур оештыру эшчәнлеге алып барасыз. Сезнең актив тормыш яшәеше, тырыш  эшчәнлегегез барчабыз өчен дә үрнәк булып тора. Армый-талмый алып барган хезмәтегез нәтиҗәсендә сез  һәрвакыт  матур күрсәткечләргә, җитди уңышларга ирешәсез.

Алдагы тормышыгызда да сезгә бары тик уңышлар гына  юлдаш булсын. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек , гаиләгездә иминлек, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.

 

    Тормыш йөген иңнәренә салып
    Үргә менә ирнең асылы.
    Андыйларның максатлары зурдан,
    Җиңә алар буран, давылны.


    Ил улына әйләнә дә шәхес,
    Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
    Яшәгез сез ир асылы булып
    Гомерегез үтсен хөрмәттә.

    Сезгә булган безнең хөрмәтебез
    Урын алсын йөрәк түрендә.
    Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
    Юлдаш булсын гомер-гомергә.

 

Иң изге теләкләр белән, «Маяк» газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев