Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юнысова Хәтимә Хөснимәрдән кызын матур юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле әниебезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез

Ямьле яз бөтен җиһанны яшеллеккә, сафлыкка уратып алган сихри чорда безнең иң кадерле кешебез, гаиләбезнең күрке, йортыбызның кояшы булган Юнысова Хәтимә Хөснимәрдән кызына 75 яшь тула.

Әниебез Сарман районы Яхшы Каран авылында үрнәк гаиләдә туып үсә, ә яраткан хезмәтен, гаилә бәхетен Азнакайда таба.

Озак еллар «Актүбәнефть», «Азнакайнефть» идарәләрендә икътисадчы, бухгалтер, капиталь төзелеш буенча баш бухгалтер урынбасары булып эшли. Бик тә җаваплы булган хезмәтен төгәллек белән башкарып зур ихтирам яулый.

Тормыш юлыннан инде өч дистә ел бергә атлап барган ышанычлы терәге Расых Хәсән улы белән бергә алар без, сөекле кызларына яхшы тәрбия бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар.

Бүгенге көндә онык-оныкчыкларына кадерле әби-бабай булып, уңышларына сөенеп яшиләр. Аллага шөкер, Мәнәвез бистәсендә күркәм тормыш алып баралар. Шигъри җанлы, һәр тарафта матурлыкны күрә белүче әниебез!

Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, язгы чәчәкләр кебек матур көннәр, шатлыклы хәбәрләр генә килеп торуын телибез.

Сине ихлас яратып, горурланып, тормыш иптәшең Расых, кызларың Светлана, Лилия, киявең Олег, оныкларың Снежана һәм киявең Станислав, Аэлита, Карина, Эрик, оныкчыгың Вова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев