Йөрәк сүзе – йөрәккә!
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

Чубар Абдул авылында туып, шунда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Исмәгыйлова Сөмәя Муллагали кызына 1 гыйнварда 80 яшь тула.

 Әни! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз! Ак карлы кыш аенда тугангамы, синең күңелең дә ап-ак. Әти белән бергәләп безне, өч кызыгызны, үстердегез, укыттыгыз, кеше иттегез. Ике әбине, әтине, бертуган абыеңны тәрбияләп, соңгы юлга озаттың, аларның хәер-фатихасын алдың.

Ак күңелле, олы йөрәкле, кадерле әниебез! Гомер түренә атлап барган бу мәлеңдә сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле, сыйлы картлык телибез. Балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, әле озын-озак еллар безне сөендереп яшә, кадерлебез!

Кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев