Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Һәр яңа көн бәхет алып килсен!

Солтангирова Резида Хәбиб кызын матур юбилее белән котлыйбыз.

Алтынсу көз бар җиһанны муллыкка, сихри бер тынлыкка уратып алган мәлдә нәкъ 60 ел элек ул вакытта эшчеләр бистәсе булган Азнакайда ачык йөзле бер кызчык дөньяга аваз сала.

Кояш нурлары кебек ефәк чәчле, әнисенең ныклы терәге булган Резида буй җиткерә, гомерлек мәһәббәтен – Рамилне очрата. Укытучы һөнәрен үзләштергән яшь белгеч берникадәр вакыт туган каласының данлыклы беренче мәктәбендә укыта. Шул арада бәхетле яшь гаиләдә берсе артыннан берсе бик тә игелекле, акыллы балалар Булат, Алина, Салават үсеп киләләр.

Соңрак үзе дә уйламаган җирдән Резида Хәбибовна район газетасы редакциясенә эшкә юллана һәм менә инде ике дистәгә якын еллар дәвамында шушында намуслы хезмәт куя. Татар теленнән русчага тәрҗемә эше ныклы белем белән беррәттән аеруча төгәллекне дә таләп итүче хезмәт ул. Остазлары кул астында туплаган тормыш тәҗрибәсе хезмәттәшебез Резида Солтангированы бүгенге көндә ихтирамга лаек белгеч, киң күңелле, кыен чакларда терәк булырдай тугры дус, ә гаиләсендә үтә дә игътибарлы, кайгыртучан, үрнәк әни һәм әби итә.

Хөрмәтле Резида Хәбибовна!

Матур юбилеегыз көнендә Сезгә иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз! Исәнлектә-саулыкта, хезмәтегезнең татлы җимешләрен җыеп һәм яңа үрләргә омтылып, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын Сезгә!

Без телибез Сезгә озын гомер,

Шатлыкларның иң-иң олысын.

Көннәрнең дә бәхетлесен генә,

Ә гомернең якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән, “Маяк” газетасы редакциясе коллективы һәм ветераннары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юбилеен белэн сине Резеда ханым! Ходай биргэн гомеренне саулыкта, балаларга, оныкларга кирэк булып, тормышта, эшендэ дус ишлэргэ терэк булып хэрчак игътибар узэгендэ булып макталып гомер итэргэ язсын сина. Син бик сойкемле, хэм кочле дэ хатын кыз, алга таба да шундый булып кал!!!