Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!

Без сәламәт булсак кына тулы канлы тормыш белән яши, аннан тәм һәм гамь таба, куйган максатларга ирешә алабыз.

Шуңа күрә дә кешеләр исәнлеген-сихәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәтебез зурдан. Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы да һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында – кеше гомере. Район үзәк сырхауханәсе персоналы да үз алдына куелган бурычны тиешенчә үтәп, күрсәткечләрне елдан-ел яхшыртып килә. Биредә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, төпле белемтәҗрибәле белгечләр тупланган.

Билгеле, квалификацияле медицина хезмәте күрсәтүдә табибның, шәфкать туташының осталыгы, әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла. Соңгы елларда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татнефть” компаниясе ярдәмендә шактый суммада заманча яңа җиһазлар кайтарылды, сырхауханә бүлекләре, поликлиникалар, ФАПлар төзекләндерелде, бу эшләр бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. Югары квалификацияле кадрлар туплау, аларга уңайлы яшәү шартлары тудыру хакында кайгыртыла.

Азнакайлыларның сәламәтлеге сагында күп еллар тырыш хезмәт куйган, зур хөрмәт казанган ветераннарыбызны, бүгенге көндә замана куйган авырлыкларны бердәм булып җиңеп килгән игелекле һөнәр ияләре – барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәм! Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле, тигез тормыш телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев