Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бриллиант туегыз котлы булсын!

Мәсгут авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Рима Фазлый кызы һәм Идрис Гайсә улы Хәсәновлар 1962 елның 21 октябрендә уртак тормыш корып җибәргәннәр.

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез – бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 5 кыз үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Төпле нигезне, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт барысы өчен дә.

 

60 ел иңне-иңгә куеп

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

 

Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев