Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлыларны йортларга янгын турында кисәтүче җайланмалар куярга чакыралар

Янгыннарда һәлак булучылар саны кимеми.

Шунысы кызганыч, янгыннарның күпчелеге шәхси секторга туры килә. Үзеңнең һәм якыннарыңның иминлеген ничек сакларга соң? Монда ярдәмгә янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар килә. Янгын чыккан очракта, алар йоклаган кешене уятырга һәм тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәргә сәләтле яңгыравыклы тавыш чыгара. Мондый җайланмаларны эшләгән килеш тотып, вакытында батарейкаларын гына алыштырга кирәк.

– Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтик. Кышкы чорда җылыту пиборларыннан кулланган вакытта аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Йортларга янгын хакында кисәтүче җиһазлар урнаштырырга чакырабыз, – ди 12 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы Эльмира Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев