Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген 4.07 сәгатьтә Бөгелмә-Азнакай юлы буйлап хәрәкәт иткән “Фиат” автобусы шоферы хәвефсез дистанцияне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ” машинасы белән бәрелешә.
Авария шулкадәр көчле була, автобусның пассажир утырган ягының “исән” җире дә калмый.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, автобуста барган 58 яшьлек пассажир, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук вафат була.
“Фиат” шоферы Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.
Нет комментариев