Азнакайда баганага бәрелгән машина янып беткән
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда баганага бәрелгән машина янып беткән

Авария Азнакай – Дүсем юлында килеп чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, бүген “Рено” автомобиле шоферы хәрәкәт барышында хәвефсез тизлекне сакламый һәм идарәне югалтып, юл кырына төшеп китә. Баганага бәрелгән машинага ут каба. Ул тулысынча янып бетә, бәхеткә шофер каза күрмәгән.


Нет комментариев