Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан

10 гыйнвар көнне кичке якта 87 нче янгын сүндерү бүлегенә шәһәрнең Исхаки урамындагы бер йорт фатирында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.

Шунда ук урынга янгын сүндерүчеләр, авария хезмәтләре чыгып, утның икенча катта урнашкан фатирның аш бүлмәсендә чыгуын ачыклый. Янгын сәбәпләре ачыклана, ул электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

– Бурдан кала, уттан калмый, дигән әйтемне барыбыз да белә. Һәркемнең иминлеге үз кулында, шуны истә тотыгыз!  Игътибарлы булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклагыз, – ди Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.  – Янгын килеп чыккан очракта, кичекмәстән, “101”, яки “112” номерлары буенча янгын сагына шалтыратыгыз, бу хакта күршеләрегезгә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев