Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Күршең үзеңнән яхшы булсын

“Күршең үзеңнән яхшырак булсын.»

Бу гыйбарәне мин бик яшьли  ишетеп үстем.  Ә без үскәндә авылда кешеләр бик гади иде шул.  Үз бакчаңда үскән бәрәңгене дә ярып пешереп,  күрше-тирә, бала-чагалар белән  бергәләп  ишек алдындагы чирәмгә утырып  тәлинкәгә салынган көнбагыш маена манып, яңа өлгергән кыяр-помидор белән бик тәмләп ашый идек.

Кунак чакырып табын җыя башласаң, бер күршедән кәстрүл, икенчесеннән башка кирәк-яракларны сорап тора идек.  Моның бернинди дә ояты юк, чөнки кирәк чакта алар үзләре сиңа керә.

Печән өсләре гел бәйрәмгә әйләнеп кала иде.  Бу эштә ярдәмсез булмый.  Чабып киптергән печәнне ат олавы белән  алып кайтасың, сәндерәгә менгереп өеп куясың. Әле шул чакта каяндыр бүрек кадәр болыт килеп чыга да, теге печәнне чылатып китәргә дә күп сорамый.  Күршеңнең ярдәме бик тә кирәк шул бу вакытта.  Эш беткәч, барың бергә авыл тавыгыннан пешкән токмачлы ашны утырып ашыйсың.

Утын әзерләве дә күршедән башка булмый.  Аркылы пычкы белән кисәсең дә, ярып куясың.  Ул ярган утынны матур итеп өясең. Дизайнер сәнгате каян килеп чыккан, дип уйлыйсыз ?  Әлбәттә, авылдан.   Әти һәрчак: “Эшләгән эшегез көлеп торсын!” – дип әйтә иде.  Әйе, безнең башкарган эшләр чынлап та “көлеп тора” иде.  Бу эшләрнең барысы да “зур рәхмәткә” башкарыла. Әмма  шул эшләрне башкаргач эчелгән чәйләрнең тәмлелеген  берни белән дә чагыштырып булмый.  Үләннәр белән ясалган сөтле чәй, мичтә пешкән әнкәй икмәге, авыл каймагы, аның өстенә яңа аертылган бал. Менә телеңне йотарлык балачак хатирәләре.

Күршеләр белән яшәү – дөнья рәхәте бит инде ул.  Береңнең бакчаңда –  җыеп бетергесез кура җиләге, икенчеңдә карлыган сыгылып утыра, чия, алма слива... барыңа да җитәрлек.  Яшь чактагы шушы  күршелек гадәтләре канга сеңеп калгандыр индә.  Үзем яши торган күршеләр белән дә Аллага  шөкер бик дус яшибез.    Алга таба да авырлыкларны  уртаклашып, шатлыкларны бүлешеп, ярдәмләшеп озак еллар  яшәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калам. 

 

                                                                   Җәүһәрия  ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев