Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Без – сугыш чоры балалары

Архив материалларын барлап утырганда, Ирек Исхаковның әтием Рәсим Гәрәйшинга багышлап язылган шушы мәкаләсе килеп чыкты. Балачакларын сугыш урлаган балаларның язмышын чагылдырган бу мәкаләне укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдым. (Н.Ф.)

Безнең балачак шомлы елларда үтте. Бөек Ватан сугышы башланган елларда  без 10 яшьлек  балалар идек.  Без дигәнем, Рәсим – минем туганнан туган абый, бер малай һәм мин үзем. Якын күршеләр булып яшәгәнгә без һәрчак  бергә. Рәсим барында мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Ул мине һәрвакыт үз канаты астында йөртте. Бу мәкалә безнең тормышыбызга күпмедер  дәрәҗәдә ямь  керткән көчекләребез турында.

Хәтерлим, 1943 елның көзе яхшы килде. Ул елны Урсай Ключ авылында  мәктәп ачылды. Мин өченче класска киттем, ә абый бишенче класска. Карамалыга  барып укып йөрим. Сентябрь аеның соңгы көннәренең берсендә  абыем Карамалыдан бик матур, кара, бик  җитез  көчек алып кайтты. Аның аякларының  бәкәл өлешендә  һәм муенында  ак  табы да бар иде әле.  Мин шаккаттым: Рәсимнән миңа да берәр эт баласы алып кайтуын  үтендем.  Икенче көнне үк ул миңа  коңгыртрак  төсле, йонлач бер көчек алып кайтты. Мин башта аны Муйнакка ошамаганын күреп, кәефсезләнгән идем. Әмма  аны куеныма алып кочкач  җылысын,  йөрәгенең  дөп-дөп итеп тибүен тою, бигрәк тә  аның миңа төбәлгән кызгану  катыш моңлы карашы  үзенә тартты.  Мин аны шунда ук яраттым.  Рәсим үзенекенә “Муйнак” кушса,  мин “Шарик” дип исем бирдем.  Шушы көннән соң безнең бөтен вакыт көчекләр янында  булды. Аларны яхшы итеп үстерү өчен ниләр генә эшләмәдек.  Кайсысы  җиңәр дип , аларны сугыштырдык. Шарик  җиңә иде. Моңа абыем җайлы сәбәп тапты: “Шарикның йоны озын, шуңа Муйнак аны яхшылап тешли алмый. Ә менә  узыштыра башласак, Муйнак минем көчекне әллә кайда калдырып  алдан килә.

Кайсыбыздыр кемнәндер ишеткән: имеш кайнар мунчада себерке белән чапсаң, эт хәйран  усал була икән.

Без көчекләрне  ләүкәгә салып, үзебез түзмәслек кайнар пар җибәрдек, чинауларына карамыйча каен себеркесе  белән бик каты чаптык. Көчекләр ярым үлек хәленә килгәннәр иде.  Шуннан соң абыем белән икебез арасында кычкырыш чыкты: кем гаепле дә, кем гаепле? Кем иң элек бу тәкъдимне керткән? Бу кычкырыш абыйның борын төбендә  йодрыгы белән тәмамланды.  Шуның белән талаш та бетте.  Ул арада көчекләр дә  аңга килеп, бер-берсе белән шаярыша башладылар.

“Ачы катык ашатсаң, эт чит кешене якын да  җибәрми икән”.  Бу сүзләр безгә җитә калды. Шул көнне  безнең һәм абыйларның кар базында күпме катык бар, барысын да көчекләргә ашаттык. Әниләр – эштә, йортта без хуҗа.  Эт баласы туйганын белми ашый икән ул. Туп кебек кабардылар, түгәрәкләнделәр. Ахырда безнең көчекләребез  икесе ике якка  китеп яттылар да дер-дер калтырый башладылар. Уттай  кызу көн булуга да карамастан, болар катып  үләргә җыеналар , ахры. Безнең тагын кычкырыш.

Бик күп һөнәрләргә өйрәттек без көчекләребезне.  Рәсимнәрнең  өй алды бакчасында бик яхшы итеп куыш  ясадык һәм кар төшкәнче  көчекләребез белән бергә йокладык. Хәер ул чорда иске тун, бишмәт ишеләр  җитәрлек иде.

Менә туганым Рәсим дә күзләрен йомды.  Минем күңелемдә ниндидер үкенечле тойгы. Аңа әйтергә теләп тә  әйтә алмаган сүзләр тора. Нигә үзе исән чакта  аңа булган рәхмәтләремне  җиткермәдем икән.  Гомернең  мәңгелек түгел икәнлеген, аның кайсы вакытта  өзелергә мөмкин икәнлеген дә онытабыз.  Әле әллә ничә тапкыр очрашырбыз, сөйләшербез дип уйлаган идем. Бер-беребезгә яхшы, матур  сүзләр  әйтергә оялабызмы, әллә кырыс тормыш безгә шундый тәрбия биргәнме? Артык төчеләнә алмыйбыз.

Тормыш тәҗрибәм  буенча сизәм, тоям, кешеләрнең күбесендә  ике “мин” яши. Алар кешеләр янында бер төсле, ә үз өйләрендә үзләре генә калгач,  гел икенче төсле. Бала-чага да бит әнисе янында мулла мәчеседәй ипле, ә урамга чыккач, алыштырып куялар мени. Яшьтәшләре арасында ата  каздай кукраялар.

Рәсим абый андый түгел иде. Минем хәтердә аның турында бик күп якты, матур истәлекләр саклана. Ул һәрчак  үзе булып кала белде, характерында, үз-үзен тотышында бернинди ясалмалылык, төчеләнү юк. Артык тыйнак, саф күңелле, тыныч кеше булды.

Ул сабый  чактан ук әтисез, ятим үсә. Гаиләдә  өч апасы һәм бер сеңлесе арасында бердәнбер ир бала иде.  Шуңа да аңа  балачактан иң авыр тормыш йөген тартырга туры килде. Эшкә бик нык иде. Безнең арада 1931 нче елны туган малайлардан  ул бер үзе “1945 нче елларда тырыш хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Ул хәзер дә безнең күңелләрдә  изге, үрнәк кеше булып саклана.

Ирек ИСХАКОВ, Урсай Ключ  – Әлмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев