Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Ак эт бәласе – кара эткә

Иртән аш бүлмәсенә кергәч, Фәрдәнә апаның күзе, өстәлгә җыелган вак кырмыскаларга төште.

“Элек әллә нигә бер генә  күренө иделәр, хәзер нәсел- нәсәпләре белән җыела башлады болар, –  дип сукранып алды ул.   – Тәмам туйдырды бит ",  – дип өстәп тә куйды бераздан. Йокысыннан уянып, әле торырга өлгермәгән улы белән килене дә ишетте әбинең сүзләрен. “Минем туганнар бу арада бик еш килгәләделәр шул, әнинең шуңа ачуы чыккандыр инде”, – дип уйлады Гөлфия. Җитмәсә, бүген дә моннан гына җыенып, авылга кайтып килербез, дип уйлаганнар иде.

Килене Гөлфия белән улы Рәфис  торып иртәнге ашны ашадылар да, эшкә җыендылар. Фәрдәнә апаның йөзе  көләч, күңелле шат күренде. Савыт-сабаларны да үзем җыештырырмын,  дип  балаларны ягымлы итеп озатып калды.

Иртән нигә соң шулай ачулы иде әни, кемгә шулай сукранды? Гөлфиягә аның туганнарына ачуы килгән кебек тоелды.

Балаларын озаткач, бик озак аш бүлмәсендә  кайнашты Фәрдәнә апа. Башта савытларны җыештырды, аннары теге хәерсез кырмыскаларны ауларга  тотынды. Атна буе Фәрдәнә апаның тынычлыгын алды  алар,   ә бүген инде гел нәселләре белән тулганнар. Стена, идән кырыйларын  “Маша” каләме белән сызгалады, бусага, һава алыштыру юлларына клей сылап куйды, күзгә ташланганнарын җыеп барды. Шушы эшләрне бик тырышып  башкаргач, күңеле тынычланып калды хуҗабикәнең.

Рәфис белән Гөлфия эштән кайтып җыендылар да, авылга кайтып киләбез дип, чыгып киттеләр. Туганнары да өйгә кереп тормады, подъезд төбендә генә көтеп тордылар, Гөлфия  шулай кушкандыр, бәлки...

Иртәгәсен торып, Фәрдәнә апа кичәге эшенең нәтиҗәсен тикшерергә тотынды. Аш бүлмәсендә бер генә дә кырмыска күрмәде. “Менә шулай эзегезне корытырмын мин сезнең ", –  дип үз-үзенә сөйләнде ул. Ә менә юыну бүлмәсендә берничә кырмыска  сусауларын басып тора иделәр.  “Ярар, сез дә яңадан су эчә алмассыз, сезгә дә управа табармын”, – дип зәһәрләнеп алды Фәрдәнә апа.

Гөлфия бүген дә кайнанасының сүзләренә колак салды, бу сүзләрне үзенә кабул итеп, кичә ярый туганнар кермәгән әле дип, сөенеп куйды.

Иртән торгач, Фәрдәнә апа биленә таянып, эшлекле бер кыяфәт белән  атна буе кырмыскалар аулаганын бәйнә - бәйнә сөйләп бирде. Рәфис белән Гөлфия бер-берсенә карашып, пырхылдап көлеп җибәрделәр, ләкин нәрсә уйлаганнарын әниләренә әйтеп тормадылар.  “Ак эт бәласе – кара эткә”, – диләр бит. Бу очракта да нәкъ шулай булып чыккан.

Җәүһәрия  ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев