Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Айлы юлда

Бу язмам кадерле әтием Әнвәртдин Илдарханов рухына дога булып барсын иде.

Поезд чаба... Юк, ул чапмый, бик әкрен бара. Ә миңа тизрәк, тизрәк кирәк, миңа әтиемне – дөньядагы иң кадерле кешемне исән чакта  күреп калырга кирәк. Күз яшьләрем  ага. Юк, күз яшьләре  түгел, елга, тозлы елга ага... Ашыгам, ничек тә кайтып җитәргә  иде!

Алда төнге  юл, алда – караңгы. Берни күренми. Мин ялгызым очып диярлек кайтам, аякларым берни тоймый. Төн пәрдәсе  куркыныч, шомлы... Көне буе яңгыр яуган. Юллар пычрак. Басу читләп, саз ерып, ашыга-ашыга  атлыйм. Әткәем, бәгърем көт мине, көт, берүк ашыкма! Үземне юату өчен әкрен генә аның яраткан  көйләрен ­ “Сарман”, “Галиябану”, “Шахта”ларны җырларга авызымны ачам. Ләкин җырлый алмыйм, тамагыма төер тыгыла. Мин синең кебек моңлы  итеп җырлый алмыйм  шул.

Шомлы, каяндыр ашыккан  болытлар арасыннан яп-якты  булып ай калыкты. Ул әкияттәге кебек миңа юл күрсәтеп  бара. Җәяүле чакрымнар  әкренләп  кими: 5, 4,3... Ничек  тә  җитешергә! Түз йөрәгем. Ходаем, бир миңа сабырлык!  Алда  – туган авылым  Исәнсеф- Чишмәм. Мин авыл башына кергәндә,  ай болытлар арасына кереп югалды. Ничек килеп чыкса, шул көе  кереп тә китте.

Рәхмәт, аем, син минем кайтыр юлымны  яктырттың! Менә туып-үскән нигезем, анда мине әтием көтә. Ул соңгы сәгатьләренә кергән.  Аякларымны тиз-тиз юам да, аның янына йөгерәм.  Мин инде өйдә, синең яныңда...  Мин җитешәм, кадерле әтием мине көткән! Аның кулларыннан  тотам, ә ул күзләрен зур итеп ачкан да, мине эзли. Гүя ул күзләр миңа: “Бәхил бул, кызым, мин сине ярата идем!” – ди.

...Бүген кышның иң салкын көннәре. Урамда  – ап-ак  кар.  Ә мин газиз  әтиемнең  кабере  янында  басып торам. Күңелемнән  аның белән сөйләшәм. Сагынабыз сине, бик сагынабыз, әти! Акыллы сүзләрең, төпле  киңәшләрең, җылы кочагың сагындыра. Саф күңелең кебек ап-ак  карлар  да, сине өшетмәскә  теләп, каберең өстенә юрган булып ятканнар... Сагынабыз сине, әткәй!

Фирая ИСЛАМОВА. Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев