Азнакай үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург Вилданова Сәрия Сәлмән кызын искә алу кичәсе булды. Исән булса, аңа 5 нче апрельдә 90 яшь тулган булыр иде.
Кичәдә Сәрия апа Вилданованың якыннары, хезмәттәшләре, иҗатташлары, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм гомумән, әдәбият-сәнгать сөючеләр катнаштылар. Кичәне эчтәлекле һәм матур итеп китапханәче, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова алып барды. Кичәдә Сәрия Вилданованың шигырьләре, сәхнә әсәрләреннән өзекләр укылды, җырлары башкарылды. Ә чордашлары шагыйрә турында истәлекләрен барладылар.
Тулырак мәкаләне “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Нет комментариев