Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Июль аенда азнакайлыларны нинди бакча эшләре көтә?

Июль бакчачыга, эш һәм мәшәкатыләрдән тыш, беренче муп уңыш та бүләк итә.

Бакчадагы эшләр алдагы айныкына охшаш - чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәшү, үсемпекләрнең төпләрен йомшарту, өстәмә тукландыру, су сибүдән гыйбарәт.
Ай башында җиләк-җимеш агачларын өстәмә тукпандырыгыз. Аеруча уңышы мул булган агачка ярдәм кирәк. Көннәр коры торса, тукландырыр алдыннан, мул итеп су сибегез.
Бакча җиләге өлгерде. Иң эре җиләкле төпләрне ачыклап, билгеләп куегыз. Җиләклекне зурайту өчен, мыекчаларны нәкъ шул төптән алырга тырышыгыз. Җиләк биреп бетергәннән соң, үсемлекләрне эшкәртеп, төпләрен йомшартып чыгарга кирәк булыр.
Помидор төбен өегез, бу аның ян тамырчалары үсүгә ярдәм итә. Ян сабакчаларын даими өзеп тору уңыш бирүчәнлеген тизләтә.
Ташкабак, патиссонның сабаклары котырып үссә, төп сабакның - очын, яфраклары куе булса, берничәсен өзәргә кирәк. һава йөрмәгәнлектән, ташкабак чери башларга да мөмкин.
Сарымсакның чәчәк чукларын өзегез, югыйсә аның төбе тиешенчә үсә алмаячак.

Киңәшләребез файдалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев