Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакайлылар, белеп торыгыз: КЫЯРНЫ БЕР УРЫНГА ИКЕ ЕЛСЫЗ ЧӘЧӘРГӘ ЯРАМЫЙ

​​​​​​​Түтәлгә еш утыртылган кыяр авыруларга бирешә һәм уңышның кимүенә китерә.

Бу вакытта үсемлек чәчәк ата алмый, кыяр кәкре һәм вак булып үсә. Ел саен бер үк урынга утырткан кыярдан да мул уңыш алып булмый. Кыяр үскән туфракта корткычлар кышлый. Шуңа күрә аны узган елгы урынына ике елдан соң гына утыртырга мөмкин. Кыяр су ярата торган үсемлек булса да, артык дымлылык ончыл чык һәм черек авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Чәчәк атканчы кыярның һәр квадрат метрына 10-20 л су сибәләр. Аннары суны 5-10 л га киметәләр һәм беренче җимешләр күренә башлагач кабат шуның кадәр үк сибәләр. Кояшлы урында үскән кыярның еш кына яфраклары пешә, яшелчәнең исә кабыгы катылана һәм әче була. Теплица кыяры үтәли җилне яратмый, дип киңәш итә «Акчарлак» газетасы.

Помидор рассадасын җиргә күчереп утыртканда һәр төпкә бер бөртек салам салыгыз. Шулай иткәндә үсемлекнең тамыры күбрәк һава йота һәм тизрәк ныгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев