Ә сез сәламәтлек кагыйдәләрен үтисезме?
Сәламәт буласыгыз киләме? Алайса, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәбез:
- Спорт белән шөгыльләнегез. Җай булганда җәяү йөрегез. Көненә ким дигәндә 8-9 мең адым ясарга киңәш тә ителә;
- Начар гадәтләрдән баш тартыгыз. Аның өчен сез һәр начар гадәткә "Юк" дия белергә тиеш.
- Дөрес һәм вакытында тукланыгыз. 3 тапкыр (иртәнге, төшке һәм кичке аш) яхшылап ашарга һәм 3 тапкыр җиңелчә капкаларга кирәк;
- Кәрәзле телефонда һәм интернет челтәрен чамадан тыш куллану да безнең сәламәтлеккә зыян салучы факторларның бересе. Шуңа күрә йокларга ятарга 2 сәгать кала телефонны кулга алмаска тырышыгыз;
- 8 сәгать йокы - сәламәт булуның иң төп шарты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев