Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Әлегәчә булмаган сан: Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус авыруының 102 очрагы теркәлде

Соңгы тәүлектә генә дә республикада коронавирус йоктыруның 102 очрагы теркәлде.

Аларның 10 сы сырхауханәгә салынды, 92 се өйләрендә дәвалана. Иң күп очрак Казанда – 75 кеше. Яшел Үзәндә – 6. Буа, Биектау,  Саба, Апас районнарында – 3 әр, Арчада –2. Калганнары берәр Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә.

Азнакай районында бер очрак та теркәлмәде.

Шул рәвешле, бүгенге көнгә республика буенча коронавирус диагнозы 1310 кешегә куелып, аларның 395 е стационарда дәвалана, 4 се ИВЛ аппаратына кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев