Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Урсай авылының яңа мәчетендә изге вәгазьләр яңгырый

14 сентябрьдә Урсай авылының яңа мәчетендә Хәтер көне узды.

Бу чарада Әлмәт һәм Азнакай районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчеләре Рәйхана ханым Ханнанова һәм Гөлшат ханым Шәйхуловалар, Чалпы авылы мөслимәләре, Азнакайдан мөгаллимәләр катнашты.
Алар репрессия корбаны булган муллалар рухына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-сау кайтуы өчен догалар кылдылар.
Шулай ук кунаклар Урсай авылында яшәгән һәм шунда күмелгән имам, камил дини белем иясе Нугайбәк улы Шәмсетдин җирләнгән каберне зиярат кылдылар. Яңа мәчет имам нәселен дәвам итүче Мусина Рәсимә Әзһәр кызы ярдәме белән төзелгән. Урсай авылыннан Абыстай Гөлназирә ханым Шакирова төзелеш эшләрен оештыруны үз өстенә алды һәм аны алты ай эчендә башкарды. Бу мәҗлесне тә ул оештырган.
Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, Изге Коръәннән сүрәләр укылды, догалар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев