Азнакайда төзелгән чиркәү изгеләндерелде
Азнакай шәһәрендә тантаналы вакыйга: сафка баскан Вера, Надежда, Любовь һәм аларның аналары София исемен йөрткән чиркәүне изгеләндерү тантанасы узды.
Иртәдән үк бирегә провославие динендәге райондашларыбыз җыелды. Гыйбадәт белән Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкчелек итте.
Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашып, провославие дине әһелләрен әлеге бәйрәм, истәлекле вакыйга белән белән тәбрикләде. Ул әлеге чәркәүне төзүдә бердәм булып, ярдәм кулы сузган һәркемгә, аеруча нефтьчеләребез, җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Азнакайлыларның гыйбадәттә булуларын, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең исән-имин кайтуы өчен догада булуларын теләде.
- Кайчандыр гыйбадәтханәбез биш катлы йортның кечкенә генә бинасында урнашкан иде. Бүгенге көндә башка шәһәрләрдән һич тә калышмаган иркен, киң, барлык уңайлыклары булган чиркәвебез бар. Чиркәүдәге матурлык район халкын да, килгән кунакларны да үзенә тартып тора. Аны төзегән һәркемгә, аеруча район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтлебез. Ул нәкъ менә эшнең нәтиҗәсе өчен, халык өчен эшли, диде епископ Мефодий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев