Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Милләт аналары балаларга тәрбия бирү турында сөйләштеләр

Үткән шимбәдә Азнакайда “Милләт аналары» татар хатын-кызлары төбәкара форумы узды.


Аны Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең Мөслимәләр җәмгыяте оештырды. Районыбызда беренче тапкыр уздырылган мондый җыенда мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, Тукай, Мөслим районыннан чакырылган кунаклар катнашты.

Форумда бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль булган гаилә, балаларга дөрес рухи-әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә хатын-кызларның роле кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Очрашуны район мөхтәсибе Азат Талибуллин  ачып җибәрде:

– Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Ул-кызларыбызны яхшы тәрбия биреп үстерүдә җаваплылык, беренче чиратта, гаиләдә булса, икенче чиратта, ул мәктәп өстенә йөкләнгән. Алдынгы карашлы, максатчан, сәламәт, белемле, әдәпле һәм яхшы холыклы шәхесләр үстерү җәмгыятьнең тотрыклылыгына уңай тәэсир итә. Бүген җыелуыбызның дә төп максаты әнә шул. Бу эш дәвамлы булсын  дигән теләктә калабыз, – диде ул.

Алты яшьлек Сәминә Шәрипова Муса Җәлилнең “Бишек җыры” шигыре белән чыгыш ясады, коръән аятьләре укып, ихластан  дога кылып барлык тамашачыларның күңелләрен хисләндерде.

Шулай матур башланып киткән җыенны «Милләт аналары» проекты  инициаторы, Татарстан мөселман хатын-кызлары җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе, мөгаллимә Гөлшат ханым Шәйхулова проект максатлары белән таныштырды һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә кагылышлы актуаль проблемаларга тукталды.

– Монда җыелубызның төп сәбәбе – балаларыбызның киләчәге һәм аларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләсе. Форумның исемен дә “Милләт анасы” дип атадык. Үзегезгә сорау бирегез әле, сез милләт анасымы, милләт атасымы? Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, безнең дәвамчылар булырмы, үзебезгә бәхетле картлык тәэмин итә алырбызмы? Без балаларыбызны үзебезнең милләт кешесе итеп тәрбияли алабызмы, алар үзләренең телләрен беләләрме? Бар кеше дә балаларының әти-әниләрне, әби-бабайларны, зурларны хөрмәт итүен тели, миһербанлы, шәфкатле булса иде, ышанычлы, сүздә торучан булса иде ди. Ә без моны дөрес итеп өйрәтәбезме? Гаиләдәге әти-әни моны беләме? Безнең проблемаларыбыз бик күп, ата-аналар, педагоглар, җәмәгатьчелек бергә,  кулга-кул тотынып эшләмәсәк, югарыда биргән сорауларның киләчәктә җавабы бик аянычлы булачак. Шуңа күрә, иң беренче булып мәктәптәпләрдә, балалар бакчаларында әдәп-әхлак дәресе, я сыйныф сәгате буларак бу эшне киң башлап җибәрәсе иде. Мондый эшчәнлек Мөслим районында уңышлы алып барыла, без дә аларның тәҗрибәләрен куллансак иде  – дип сөйләде Гөлшат ханым.

Азнакай мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Зөлфия Зарипова һәм гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Ибраһимова үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә мәгариф системасының роле һәм бу юнәлештә башкарган эшләр хакында сөйләделәр.

Балаларны укытуда уникаль тәҗрибәгә, принципларга һәм эш ысулларына ия булган педагог һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук үз чыгышларында балалар һәм яшьләрне тәрбияләү һәм сәламәтләндерү, әхлакны һәм туган телгә мәхәббәтне ныгытуның актуаль мәсьәләләрен күтәрделәр.

Форумда «Ачык микрофон» игълан ителде, аның ярдәмендә ата-аналар фикерләре белән дә уртаклашып, үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр.

Биредә катнашучыларга милли киемнәр күргәзмәсе һәм «Туган тел гаиләдән башлана» фильмы күрсәтелде.

Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын-кыз. Форумда балаларның әхлак тәрбиясенә игътибарны арттыру һәм гаилә дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеге ассызыкланды, форум нәтиҗәсе буенча резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев