Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Күңел күзе кирәк

Өлкәннәр көне якынлашкан чорда Актубәдәге картлар йортыннан килгән күз күреме буенча инвалидлар Азнакайда Зәңгәр мәчет-мәдрәсәдә кунак булып киттеләр.

– Анжела мәчеткә кергәч, матур итеп Коръән сурәләре укыды. Пешекчеләр пешергән ризыкларны мактый-мактый ашап, күчтәнәчләр дә бар әле, дигәч, исләре китте. Зур рәхмәтләр әйтеп, күңелләре тулып киттеләр. Нәфис хәзрәт узе укуда, сезне шулай кунак итәргә кушты, дидек. Галәветдин хәзрәт бик матур вәгазьләп, догалар кылдык, – дип хәбәр иттеләр безгә изге күңелле якташларыбыз.

Сукырлар интернатта 7 кеше, икән. Калганнарын алып килергә җай булмаган, кучтәнәчләрне аларга да биреп җибәргәннәр.

Аллаһ Тәгаләбез биргән күз нигъмәтенә шөкер итеп туймаслык, дөм сукырларны, яшь баланы җитәкләгән кебек, җитәкләп йөртәсе, ашаганда, кулларына калак тоттырып, ризыкны бирәсе.

Үзеңнән авыррак хәлдәгеләргә карап гыйбрәт алырга, Аллаһка шөкер итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев