Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Коронавирусны булдырмый калу өчен Азнакай мәчетләрендә өстәмә чаралар күрелә

Диния нәзарәте хәбәрендә җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга диелгән.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул иткән:

- җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга;

- җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракларда, мәчет хезмәткәрләрен (имам, мөәзин, кизү торучы) җомга үткәрүне оештыру өчен санитар-эпидемиологик чаралар уздыруны мәҗбүр итәргә;

- җомга намазын үткәргәндә сулыш органнарын саклау чараларыннан (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.) файдаланучыларны һәм кул дезинфекциясен башкарган кешеләрне генә кертергә;

- мәхәлләләргә җомга намазларын туктатып торуны рөхсәт итәргә.

Әлеге тәкъдимнәр район һәм шәһәребезнең барлык мәхәлләләрендә дә үтәлә.

– Мәчеттә укулар күптән туктатылды. Районыбыз мөселманнарына намазларны өйдә укырга киңәш итәбез.  Мәчетләрдә азан әйтүче хезмәткәрләребез (имам, мөәзины) санитар-эпидемиологик чараларны даими үтиләр. Азнакайлыларны коронавирус таралуны булдырмас өчен кертелгән чараларга җаваплы карарга чакырабыз, бу чорда дини мәҗлесләрне уздыруны да (никах, исем кушу ашлары һ.б.) кичектереп торырга киңәш итәбез, – ди  районыбыз мөхтәсибе Азат Талибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев