Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Яңа Юлда яңа мәчет калыкты

23 августта шәһәребезнең Яңа Юл микрорайонында яңа мәчет алчылды.

Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан  мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, авыл һәм шәһәр хәзрәтләре, бистә халкы катнашты.

Рухи тәрбия бирүче Аллаһ йорты ачылу белән Марсель Шәйдуллин котлады.

– Районыбызда 52 нче мәчет ачыла. Елдан-ел аларның саны арта. Яңа Юлда бу икенче мәчет. Үзләренең җирендә үзләре башлап, Рәшат абый белән Раушания апа Кариевлар, Физикать хәзрәт Шакиров шушы изге эшкә алындылар, төзелешкә зур өлешләрен керттеләр. Мәчетнең исеме дә алар хөрмәтенә  “Рәшат-Физикать” дип куелган. Халык, җитәкчеләр, депутатлар, нефтьчеләр дә ярдәм күрсәтте. Барчасына да рәхмәт! Иман йорты игелек нурлары чәчеп торсын, изгелек кылып яшик, – диде ул.

Шулай ук Равил хәзрәт Зөфәров, Азат хәзрәт Талибуллин да изге теләкләрен җиткерделәр.

– Пайгамбәребез с.г.в. иң хәерле урыннар мәчет булып торыр дигән. Кем дә кем ошбу дөньяда мәчет төзесә, раббасы Аллаһ аңа җәнәттә дә йортларын корыр, ди. Һәммәбезгә шул йортлар белән сөенергә насыйп булса иде, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Мәчет төзелешендә зур хезмәт куючыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ал тасманы кискәч, ир-атлар тәкъбир әйтә-әйтә мәчеткә агылды. Агачның хуш исе килеп торган якты бинада өйлә намазы укып, изге догалар кылынды.

– Хаҗдан кайтканда мәчет төзергә дип әманәт әйткән идем. Бу ниятемне кодаларыбыз Физикать Шакировлар да куәтләп алды. Мәчет төзелешенә битараф калмыйча ярдәм кулы сузган барчасына Аллаһының мең рәхмәтләре яусын! Үзләренә дә теләгән җирдән байлыклар бирсен. Гаилә бәхете, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, ике дөнья рәхәтенә ирешергә, саҗдә әһелләреннән булып, мәчетләргә йөрергә, мәчетләребезгә иманлы кешеләр белән тулып торырга  насыйп булсын, – ди  Рәшат Кариев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев