Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Чалпы авылы мәчетендә Мәүлид көнен – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе булсын) дөньяга килгән көнен билгеләп үттеләр

Ислам тарихында иң сөекле айларның берсе Рабигыль әүвәл ае, чөнки бу айда бар Галәмгә рәхмәт буларак соңгы Пәйгамбәр туган.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

«.... Кешеләр Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аллаһның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!» «Юныс» сүрәсе, 10:58

Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы безгә иңдерелгән рәхмәт өчен шатланырга боера, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм) иң бөек рәхмәт.

Мөслимә кардәшләр мәҗлестә Аллаһның илчесенең тормыш юлын, аның образын хәтерләрендә яңарттылар, Пәйгамбәребезгә багышлап (салаллаһу галәйһи вәссәләм) салаватлар , мөнәҗәтләр әйттеләр, Коръән укыдылар.

Мәүлид көнен үткәрү инициаторы булган Мөршидә ханымның тәмле пылавы белән сыйландылар.

Мәҗлескә кунак буларак килгән Вафин Фагиль абый белән Мөнәвәрә апа кызы Ләлә ханым (җырчы Ләйсән Гимаеваның әнисе), Чалпы авылында укытучы булып  эшләгән Салихова Гөлзирә апа (Шәфәгать Салиховның апасы) шундый күркәм мәҗлес өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Октябрь аеның башында барлык авылдашлар өчен тагын бер Мәүлид бәйрәме үткәрергә дип ният кылып таралыштылар.

Гөлшат ханым Шәйхулова, Чалпы мәчете мөгаллимәсе, Азнакай районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев