ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда яңа төзелеп килгән мәчеткә ай куелды

Шәһәребезнең Яна юл микрорайонында төзелеп килүче мәчеткә манара һәм ай куелды.  

Әлеге тантаналы чарада район һәм мөхтәсибәт җитәкчелеге, имам-хатиблар, шәһәр халкы катнашты.

Яңа мәчет агач бурадан бик матур итеп салынган. Аның төзелеш эшләре әле тәмамланмаган, кереш ягында баскычын куясы, бина эчендә әзерлек эшләрен төгәллисе бар. 

Районыбызда әлеге дин йорты — 53 нчесе. Алга таба да халкыбызның уй-ниятләре һәм эшләре изге булсын, мәчетләребезнең ишекләре һәрвакыт ачык торсын дигән теләктә калыйк.

Тулырак газетабыз битләрендә укыгыз

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев