Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Корбан гаетенә 1000 кешелек мәҗлес оештыралар

Бүген Азнакай шәһәренең “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында узачак хәйрия ашы өчен район җитәкчеләре корбан итеп ике сыер чалган

21 август | Азнакай | Таңсылу САНИЕВА | Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете бүген Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә иртәнге намаз уку белән башланып китте.

Чалпы авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Үзәк Ак мәчеткә килгән дин кардәшләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм Корбан гаетенең фазыйләтләрен, һәркемнең кешелек алдында булган вазыйфаларын бик үтемле итеп аңлатты.

Мөселманнарны изге бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

– Районыбызда төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр дип ышанам. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен.

Киләчәк елларда да бары тик яхшыга юнәлдерелгән эшләрне дәвам итәргә язсын, - дип теләкләрен юллады район башлыгы.

Аннан соң зурысы да, кечеседә тигез сафларга басып, гает намазы укыдылар, ир-атлар барысы бер тавыштан тәкъбир әйтте.

Соңыннан халык корбан чалу өчен махсус төзелгән комплекска юл алды.

­- Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк...» дигән. Әлеге гамәлне үтәп, ел саен корбан чалдырабыз. Быел аны оныгыбыз Амелиягә атадык, - ди Радик абый Вәлиев.

Корбан чалдыручылар арасында яшьләр дә бихисап иде.

- Олы бәйрәмнәребезне шатлык белән үткәрик, чалган корбан­нарыбыз кабул булып, илләребез тыныч, үзебез һәм гаиләләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт булып, тигез тормышта яшик, - ди Ләйсән Вәлиева.

Матур гадәт буенча, быел да өлкәннәр, мохтаҗлар өчен шәһәребезнең “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында хәйрия ашы уздырыла.

Аның өчен район җитәкчеләре корбан итеп 2 сыер чала. Быел Корбан ашына 1 000 нән артык кеше чакырулы.

Ә 15.00 сәгатьтә шәһәребезнең Гаилә паркында ("ШИФА" сәүдә үзәге каршында) барлык Азнакай халкы өчен зур бәйрәм һәм шәрык ярминкәсе оештырыла >>> ТУЛЫРАК УКЫРГА

БӘЙРӘМГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев