Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай халкы Ураза гаетен каршылый

Азнакай районы мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды.

Азнакай | 15 июнь | Таңсылу САНИЕВА | Бүген шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур  бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте.

Бәйрәм чарасы иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды.

Гадәттәгечә, мөэмин-мөселманнарыбызны җитәкчеләребез дә бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Ак мәчеттә узган гаеттә район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә катнашып, һәркемнең гаиләсенә татулык-иминлек теләде.

Бүген шулай ук ай дәвамында Ураза тотып, тәравих намазларына йөргән дин кардәшләребез район хакимияте тарафыннан “Акчарлак” ресторанында әзерләнгән бәйрәм табынына җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев