Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның үзәк мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан укытучы остазлар белән бергә киңәшмә-уку уздырылды

Анда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм остазларны уку елы тәмамлану белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш керткән, халыкка коръән сөннәт өйрәтүдә күп көч куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде

Семинар укуда Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин “Азнакай мөхтәсибәтенең 2023-2024 елда эшчәнлеге белән таныштырды. Расих хәзрәт Габделвәлиев “Корбан чалу – Аллаһка шөкеребез”; Рәфис хәзрәт Мөхәммәтов “Рамазанда кылынган гомрә –пәйгамбәребез сгв белән кылынган хажга тиң”; остаз Мәрьям Шәйдуллина “Мәктәпләрдә әдәп-әхлак сыйныф сәгатьләренең файдасы” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

 Семинарда бер төркем хәзрәтләргә шәһадәтнамәләр, аеруча фидакарьлек күрсәткән остаз-укытучыларга, юбилярларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Соңыннан фикер алышу булды, сорауларга җаваплар бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев